23 маенда Мәскәү өлкәсенең Красногорск өлкәсендә "Крокус Экспо" мәйданчыгында WorldSkills Russia "Яшь профессионаллар" илкүләм чемпионаты финалы башланды. Чара биш көн дәвам итәчәк. Татарстан командасы 69 катнашучылар һәм 54 экспертлар составында 47 компетенциядә тәкъдим ителгән.
"Яшь профессионаллар" илкүләм чемпионатының финалы - Россиядә иң зур күләмле һөнәри осталык ярышлары. Анда 18-22 яшьлек эшче белгечлекләр вәкилләре, шулай ук 10-17 яшьлек юниорлар да катнаша. "Ярышлар кысаларында бөтен Россиядән җыелган 99 эшче һөнәр вәкилләре кадрлар резервының сәнәгый җитештерү, төзелеш, мәгълүмати технологияләр хезмәт күрсәтүнең тиз үзгәреп торган таләпләренә әзерлек дәрәҗәсен күрсәтәчәк". Исегезгә төшерәбез, хәзер чемпионатның тагын бер әһәмияте бар - ул 2019 елда Казанда узачак WorldSkills Competition дөнья беренчелегенә репетиция санала.
2015 елда Казанда үткән WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалын 62 меңнән артык тамашачы карады. Финалга 519 конкурсант чыкты. Жюри 613 белгечтән торды. Алар арасында, шул исәптән Марокко, Израиль, Финляндия, Япония, Көньяк Корея, КАР, Германия, Ирландия, Швейцариядән килгән 19 халыкара белгеч тә бар иде. Катнашучыларның эше 57 компетенция буенча бәяләнде.