Дәүләт контрактның (килешү подрядның) бәясе формалаштыру буенча методик тәкъдимнәр

2016 елның 27 мае, җомга

ГАУ "Татарстан Республикасының дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү, дәүләт төзелеше һәм архитектурасы буенча идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе  "Капиталь төзелеш объектларга юнәлдерелгән төзелеш, тергезү, капиталь төзелеш эшләр башкару буенча дәүләт контрактның (килешү подрядның) бәясе формалаштыру методик тәкъдимнәрне" әзерләде (алга таба – Методик тәкъдимнәр).

Методик тәкъдимнәр заказ бирүчеләргә түбәндәге бурычларны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк:

  • дәүләт контрактың (килешү подрядның) башлангыч (максималь) бәясен  мөмкин кадәр төгәл санарга;
  • заказ бирүче һәм подрядчы арасындаүзара исәп-хисапны оптимальләштерергә

 

ГАУ " Татарстан Республикасының дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү, дәүләт төзелеше һәм архитектурасы буенча идарәсе" белән эшләнгән   методик тәкъдимнәрнең төп максаты - Татарстан Республикасының капиталь төзелеш объектларга юнәлдерелгән төзелеш, тергезү, капиталь төзелеш эшләр башкаруга каты бәяләрне килешү мөнәсәбәтләр системасында формалаштыруында заказ бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү. Эшләнгән   методик тәкъдимнәр - капиталь төзелеш объектларга юнәлдерелгән төзелеш, тергезү, капиталь төзелеш эшләр башкару буенча дәүләт контрактның (килешү подрядның) бәясе формалаштыру гомуми тәкъдимнәр. Бу тәкъдимнәр, каты килешү төзү бәясен  барлык заказ бирүчеләр өчен, һәм төзү финанслау чыганакларына карамастан, гамәли куллану өчен билгеләнгәннәр.

Методик тәкъдимнәрнең куллану мәсьәләләре буенча түбәндәге телефонга шалтыратырга була: (843) 520-70-50 доб. 437

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International