Татарстан төркеме эшче һөнәрләренең "WorldSkills" милли чемпионатында өченче урынны алды. Татарстан Республикасының төркеме WorldSkills" милли чемпионатында командылар арасында өченче урынны алды. Чемпионат 23-27 майда Мәскәү тирәсендәге Красногорскта узды. Нәтиҗәдә, татарстанлылар 21 медаль яулады, алар арасында 11 алтын медаль.
Республика вәкилләре призлы урыннарны түбәндәге өлкәләрдә яулаган: «Холодильщик» (суыткыч һәм вентиляцион техникасына хезмәт күрсәтү), «Таш шомартучылар» (таш шомарту), «Балта остасы», "Кирпеч салу", «Фото төшерү», «Веб-дизайн» һ. б. Татарстан төркеме JuniorSkills чемпионатында яхшы нәтиҗә күрсәтте (катнашучыларның яше 10нан 17 кадәр). Республика квота буенча 17де өлкәләрдән җидесендә тәкъдим ителгән иде. Алтын медальләр саны буенча Татарстан икенче урында.