2016 елның 27 май көнне Казан шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасында V ел саен үткәрелә торган " Язгы эшмәкәрлек атналыгы ТР-2016 " бизнес-форум кысаларында төзүчеләр, техник заказ бирүчеләр, проектчылар һәм Татарстан Республикасының табигать саклау органнары өчен "Өстәге агынтыны торак пунктлардан читкә юнәлдерүе актуаль проблемалары. Проектлау һәм табигатьне саклау чараларын тормышка ашыру" түгәрәк өстәл үткәрелде.
Чараны ГАУ "Татарстан Республикасының дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү, дәүләт төзелеше һәм архитектурасы буенча идарәсе" һәм Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырды.
Чарада катнашу өчен Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте ТР Дәүләт Совет комитеты рәисе Хадеев Тахир Галимзян улы , ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Имамов Алмас Азгар улы һәм башка табигать саклау органнары вәкилләре чакырылган иде.
Котлау сүзе белән төзүчеләр, техник заказ бирүчеләр, проектчылар һәм Татарстан Республикасының табигать саклау органнары өчен Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәис урынбасары Герасимов Валерий Анатолий улы чыгыш ясады.
Капиталь төзелеш объектлар территориясеннән өстәге агынтының агызу һәм чистарту турында актуаль мәсьәләләр буенча докладларны Экология һәм табигатьтән файдалану Институты, Казан шәһәре тышкы төзекләндерү комитеты, Татарстан Республикасы дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе төбәк органы хезмәткәрләре тәкъдим иттеләр.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикер алыштылар һәм докладчылар кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр .