Киңәшмәдә Министрлык алдында торган мәсьәләләр һәм атнага планнар каралды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин тапшыруга җәйнең беренче аенда әзер объектларның искәрмәләрен юкка чыгару мәсьәләләрен билгеләде. Шулай ук купфатирлы йортларны капиталь ремонтлау актуальләштерү программасы турында фикер алыштылар. Министр урынбасары Айрат Гатиятов 23-27 майда Мәскәу янындагы Красногорскта уткән Worldskills националь чемпионатының нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Татарстан Республика командасы гомумкоманда зачетында өченче урын алды. Татарстанлылар 21 медаль яуладылар, шул исәптән 11 алтын. Республика вәкилләре призлы урыннарны түбәндәге өлкәләрдә яулаган: «Холодильщик» (суыткыч һәм вентиляцион техникасына хезмәт күрсәтү), «Таш шомартучылар» (таш шомарту), «Балта остасы», "Кирпеч салу", «Фото төшерү», «Веб-дизайн» һ. б. Татарстан төркеме JuniorSkills чемпионатында яхшы нәтиҗә күрсәтте (катнашучыларның яше 10нан 17 кадәр). Республика квота буенча 17де өлкәләрдән җидесендә тәкъдим ителгән иде. Алтын медальләр саны буенча Татарстан икенче урында. Ирек Фәйзуллин тармак уку йортларының-ярышларда катнашучыларның эшен , шулай ук узләренә беркетелгән оешмаларның эшләрен анализларга кушты.