Татарстан Республикасында күршеләр көне билгеләп үтелде

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

27 майда Татарстан Республикасында “Күршеләр көне” дип аталган бәйрәм чарасы үтте. Чара кысаларында республика районнары кызыклы уеннар, бәйгеләр, биюләр уздырганнар. 

Аның максаты – бер-берсе белән күрше булып яшәүче кешеләрне берләштерү, яшәүчеләр иминлеге һәм уңайлылыгы хакына төрле проектларны уртак тормышка ашыру өчен җәмгыятьтә торган саен үсә барган үз-үзеңә бикләнү, күршеләрдән читләшүгә каршы тору. Россиянең күп төбәкләрендә ел саен уздырылучы “Күршеләр көне” күпләр өчен чын шатлык алып килүче һәм ачыш ясаучы чарага әверелә бара. Бу – чагыштырмача яшь бәйрәм, шуңа да карамастан, үтә тиз арада үзенә бик күп игътибарны җәлеп итәргә өлгерде: бәйрәм итүнең бик күп өлгеләре барлыкка килде, кешеләр бер-берсе белән активрак аралаша һәм бәйрәм елдан-ел зуррак популярлык казана башлады. Күршеләр бәйрәменә кешеләр үз йортларында яки мәхәлләләрендә яшәүчеләрне генә түгел, ә алар территориясендә эшләүчеләрне дәшүне дә хуп күрделәр, аларга мәхәлләдәге матур эшләре өчен рәхмәт белдерделәр, монда яшәүчеләр һәм йортлар иминлеге, уңайлылыгы хакына аларны хезмәттәшлеккә актив җәлеп итә, чакыра башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International