Бүген Әлмәттә зур бәйрәм. Онытылмаслык вакыйга җәйнең беренче көненә һәм Балалар яклау көненә искеткеч бүләк әлмәтлеләр өчен 6 униваерсаль мәйданчык ачылуы булды. Әлеге уникаль спорт объектлары барлыкка килүе универсаль мәйданчыклар төзү республика программасы ,Татарстан Республикасы Президенты һәм Бөтенроссия "Единая Россия" политик партиясе ярдәме белән гамәлгә ашкан.
Әлмәт муниципаль район башлыгы Айрат Хайруллин һәрбер спорт мәйданчыгында шәхсән үзе булды. Бу елны универсаль мәйданчыклар Әлмәт дәүләт нефть институты (ур. Фәхретдин), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Шевченко урамы), мәктәп-интернат (ур., К. Цеткин), политехник техникумы (пр. Дөнья), шәһәр стадионы (ур., Белоглазова 62а) территорияларында ачылдылар.
Шунысында әйтергә кирәк, универсаль спорт объектлары белән спорт мәйданчыгы уку йортының территориясендә урнашып, анда укый торган укучылар һәм студентлар гына түгел, ә барлык спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә кулланырга мөмкинләр.
Буген файдалануга кертелгән барлык спорт мәйданчыкларын ачу тантанасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР буенча Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген, Әлмәт Татарстанның көньяк-көнчыгыш спорт үзәге һәм халык белән спорт-массакуләм эш оештыру буенча, халыкның һәрберсен спорт корылмасы белән тәэмин итү буенча, республиканың лидерларының берсе дип әйтеп була. Барлык бу эшләр бер максат белән эшләнә - безнең шәһәр халкын, бигрәк тә яшь буынны спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.