Мәскәү шәһәрендә Россиянең социаль-икътисади үсешенең максатчан күрсәткечләрен казаныш мониторингы буенча утырыш узды

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Бүген Мәскәү шәһәрендә Россиянең социаль-икътисади үсешенең максатчан күрсәткечләрен казаныш мониторингы буенча Рәсәй Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырыш узды. Чарада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айрат Гатиятов катнашты.

Утырыш РФ Президенты ярдәмчесенең Андрей Белоусов җитәкчелегендә үтте. Рәсәй Федерациясе Президентының 2012 елның 7 май көне чыгарылган 596-606 номерлы указларында каралган Рәсәй Федерациясе Президенты йөкләмәләренең пунктлары турында фикер алышынды. Шулай итеп, Татарстан Республикасы буенча социаль өлкә объектлары урнаштыру буенча мәгълүмат базасының механизмын формалаштыру турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Республикада "ТР Стройкомплексы" дәүләт мәгълүмат системасы булдырылган һәм сынау уза.

Системаның максатлары:

  • процессның барлык катнашучылары өчен бердәм мәгълүмати киңлек формалаштырырга;
  • Татарстан Республикасының төзелеш өлкәсендә һәм бөтен төзелеш өлкәсе комплексында катнашучы идарә тармаглаыр һәм оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру;
  • планлаштырылган инвестиция чыгымнары үзләштерүнең күләмен максимумга кадәр арттыру;
  • капиталь төзелеш объектың барлык тормыш циклы этапларында кирәкле ресурслары планлаштыру төгәллеген статистик мәгълүматлар базасы җыелу хисабына арттырырга;
  • булган мәгълүмати хезмәттәшлек процессларын оптимальләштерергә;
  • капиталь төзелеш объектларының электрон паспортларын бердәмләшү.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International