2030 Стратегиясе кысаларында эксперт мәйданчыгы утырышы

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Берничә ай дәвамында шәһәрдә дисскуссия мәйданчыклары үткәрелде, анда җәмәгатьчелек һәм экспертлар катнашында 2030 Стратегиясенә бәйле фикер алышулар узды. Шулай итеп, 8 июнь көнне КДАТУда "Шәһәр һәм шәһәр чите мөхитләре" темасына эксперт мәйданчыгы утырышы узды. Утырышта: Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының киңәшчесе Н.Г.Васильев, шулай ук эксперт-модераторлар А.А.Дембич, Ю.А.Закирова һәм башкалар катнашты. Очрашуның темасы: "Шәһәр һәм шәһәр читен үстерү, киләчәктә мегаполис алдында килеп туган мөмкинлекләр һәм проблемалар" булды. Утырышта, (Шәһәр үсеше стратегиясе) программалы документны тудыру хакында сөйләшенде, ул Татарстан башкаласының алдагы 15 елга булган төп бурычларын ачыклау өчен сайлап алынды.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International