“Чиста мохит” компаниясе икенче чимал кабул итә буенча дүртенче павильон ачты

2016 елның 10 июне, җомга

Казанның Яңа Савин районында ООО “Чиста мохит” инициативасы буенча яңа икенчел чимал эшкәртүне җыю павильоны ачылды. Бер көн эчендә бер пункттан 1,5 тонна калдык эшкәртелүгә җибәрелә, якын-тирәдә яшәүчеләр чүп-чапны аерым җыюга кушылдылар. Бу инде шундый дүртенче павильон, киләчәктә тагын шундый 12 пунктларны булдыру планлаштырыла. Проект җитәкчеләренең берсе Ильнур Мәхмутов сөйләгәнчә, узган дәрт ай эчендэ барлыгы ике эшкәртү пунктыннан 2,9 млн сумга якын якынча 500 тонна икенчел чимал чыгарылган - һәм сүзкәгазь белән картон турында гына бара. Шәһәр буенча бер кубометр чуп-чарны чыгару 250 сумга төшә. 500 тонна икенчел чимал - ул 4,5 мең кубометр чуп-чар. Шулай итеп, Идарәче компания чуп-чарны чыгару буенча бер миллион сумнан артык экономит итеп калды. Шаңа өстәп, без көнкүреш калдыклары полигонында урын калдырдык. Без ике мәсьәләне берьюлы хәл итәбез: экологик һәм социаль. Оештыручыларның сүзләренә караганда, халкы чүпләрне аерым бүлеп җыюга теләктәшлек белдергән һәм көн саен күбрәк чимал алып килә икән. Проектта катнашып, казанлылар шәһәрне чистартырга гына булышып калмыйлар, үзләренә азрак файда да эшлиләр. Шулай ук, оештырчылар төрле зур чаралар мәйданнарында чуп-чуар җыю урналары өчен аерым урыннар билгеләргә дигән инициативасы белән ыгыш ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International