Татарстан Республикасында 10 июньгә 990,8 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

2016 елның 11 июне, шимбә

Татарстан Республикасында  республика шәһәрләре һәм мунициципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык төгәлләнде.

Ике айлык кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бергәләшеп 1 апрельдән 31 майга кадәр төзелеш мәйданчыклары территорияләрендә «Чиста төзелеш» чарасы уздырган. Министр сүзләренчә, 75 мәртәбә кагыйдә бозу ачылган, алар буенча административ  беркетмәләр төзелгән. 61 юридик һәм вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган. Штрафларның гомуми суммасы – 2,2 млн.   сум. Ачылган 38 кагыйдә бозу бетерелгән. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 10 июньгә 990,8 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 109% тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 109,8 мең кв. метр булган 1 мең 952 фатирлы 63 йорт гамәлгә кертелгән.

Ирек Фәйзуллин шулай ук искәрткәнчә, 2016 елда аренда торагы төзү программасы кысаларында 14,4 мең  кв. метрлы 22 торак йорт төзү планлаштырыла.

Республикада 187 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 44 йорт төзү дәвам итә.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 2016 елның 10 июненә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 1 мең 265 ятим балага реестр эшләнгән. Торак алучылар исемлегенә быел 311 кеше кертелгән.

2015 елда республикада күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 41 сертификат рәсмиләштерелгән.

Ирек Фәйзуллин шулай ук республикада күп фатирлы инвестицион торак программасы турында сөйләде. Республика буенча 31 йорт гамәлгә кертелгән инде, уртача әзерлектә – 23 йорт, әзерлек дәрәҗәсе түбәне – 9 йорт.

Аннары Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры  участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасына, «Авыл клублары» программасын гамәлгә ашыруга тукталды. 43 авыл клубы төзелә. Апас муниципаль районының Урта Балтай авылында 3 июнь көнне 50 урынлы клуб ачу тантанасы узган.

Моннан тыш, республикада 37 муниципаль берәмлектә 130 универсаль спорт мәйданчыгы корылган. 21 муниципаль берәмлектәге 58 мәйданчыкта эшләр  дәвам итә. 

Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында Спас, Лениногорск, Кама Тамагы, Питрәч, Алабуга муниципаль районнары вәкилләре белән элемтәгә керде, бу районнарда, оператив мәгълүматларга караганда, гражданнарны тузган торактан күчерү кысаларында торак төзелеше әкрен бара. Районнар вәкилләре эшләрнең барышы турында сөйләделәр һәм төзелеш әкренәю сәбәпләрен аңлаттылар. 

Татарстан Президенты киңәшмә барышында шулай ук хәбәр иткәнчә, кичә  Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь  Шувалов эш сәфәре кылган, сөйләшүләр вакытында быелның көзендә кече габаритлы торак буенча форум әзерләү һәм уздыру буенча уртак фикергә килгәннәр. Уңайлы аз габаритлы торак төзү буенча бөтендөнья тәҗрибәсен җыю һәм өйрәнү планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International