ООО “Сыйфат” подряд оешмасы бик түбән темплар белән яңа спорт мәйданчыкларының нигезен сала башлады. Югары Ослан авыл җирлегендә ул мини-футбол кырына койма тотуга керешәчәкләр, ә Октябрьский поселогында баскетбол-волейбол кырына инде нигез салынып беткән. Хәзерге көндә җиһазлар кайтара башлаганнар.