Терлекчелек биналарында ремонт эшләре дәвам итә

2016 елның 17 июне, җомга

Үткән елдагыча, Зәй районы хуҗалыкларында терлекчелек биналарын төзекләндерү эшләре башланып китте. Хәзерге вакытта бу эш “Нива” хуҗалыгында югары темп белән алып барыла. Анда хәзер 150 башка исәпләнгән бозаулар абзары һәм 200 башка эре мөгезле терлек бинасы сафка баса. “Зәй шикәре” агрофирмасының Сәвәләй бүлекчәсендә дә бозау абзары төзекләндерелә. Шулай ук “Зәй” агрофирмасының Бура-Киртә бүлекчәсендә дә бозау тудыру бүлегендә төзекләндерү эшләре алып барыла. Ә Куш-Елга сөтчелек комплексында бинаны яңадан торгызу эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International