18 июнь көнне Казан шәһәренең Үзәк стадиондагы җиңел атлетика манежында Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Искәртәбез, Спартакиада 27 февральдән алып 25 декабрьгә кадәр бара. Чара Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру максатларында гамәлгә ашырыла.