Ирек Фәйзуллин аппарат киңәшмәсен үткәрде

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Киңәшмә барышында Министрлык алдында торган сораулар каралды, шулай ук атнлык планнар. Ирек Фәйзуллин проект-смета архивының сорауларында җентекләп туктады. Бу җирле хакимият органнарына систематик сорау, архив эше төзекләндерелмәгән, - диде ул. ГУП «ТИГП» генераль директорының урынбасары Андрей Морозов Яшел Үзән шәһәренең тарихи "Полукамушки" микрорайонында тикшерү һәм экспертиза үткәрелүе турында мәгълүмат җиткерде. Министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, бу атнада Казан Дәүләт Төзелеш Университеты студентларының диплом яклау эшләре дәвам итә. Диплом эшләрен яклау комиссиясендә министр урынбасарлар да катнаша. Исегезгә төшерәбез, 18 июньдә министр урынбасары Илшат Гимаев КДАТУның Төзелештә Икътисад һәм Идарә итү Институтында бакалавриат диплом эшләрен яклау дәүләт аттестацион комиссиясендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International