Татарстан Республикасында - чүп үлчәме

2016 елның 10 июне, җомга

10 июньдә ДБУ ТИК "Экология" төбәк Министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Казан шәһәрендә каты коммуналь калдыкларның (ТКО) инструменталь үлчәмен үткәрделәр.

Әлеге нормативларны билгеләү тәртибе үз эченә җыю процедурасын, җыелып барган калдыкларның күләм һәм масса турындагы мәгълүматларның сезонлы үзгәрешләрен истә тотып,

анализлау һәм исәпләүне кертте. Үлчәм өчен булган территория мәйданы, яшәүчеләрнең саны белән бәйле: анда, ким дигәндә 2%, гомуми халык саны яшәргә тиеш — кече һәм урта җирлекләр өчен (300 мең кеше), ким дигәндә, 1% — эре җирлекләр өчен, (300-500 мең кеше), ким дигәндә, 0,5% — мегаполис өчен 500 меңнән артык (бу категориягә Казан да керә).

Үлчәм, физик ысуллар белән үтәлде (үлчәү инструментлары ярдәмендә) җыю һәм калдыкларны вакытлыча саклау өчен – стандартланган контейнерлар кулланылды. Процедура 6 этаптан торды.

1 этап - контейнер мәйданчыкларын фотофиксацияләү;

2 этап - контейнердагы калдыкларның күләмен билгеләү(үлчәү линейкасы ярдәме белән). Әлеге мәгълүматлар беркетмәгә кертелә; 3 этап - тулган контейнерны үлчәүдә 0,1 кг төгәллек белән үлчәп, әлеге мәглүматларны беркетмәгә кертү.

4 этап - контейнерда булган нәрсәләрне пленкага бушаталар һәм төрләр буенча аерыла(калдыкның һәр төре үлчәүдә үлчәнелә);

5 этап - буш контейнер үлчәү ярдәмендә үлчәнелә, әлеге мәгълүматлар беркетмәгә кертелә.;

6-нчы этапта калдыкларның морфологик составы билгеләнә(кәгазь, пыяла, пластик, азыккалдыклары, металл, текстиль). Әлеге мәгълүматлар беркетмәгә кертелә(аннан соң барысы да кире контейнерга кайтарыла).

Шундый үлчәмләрне утәү сезон 7 көн дәверендә бәйсез рәвештә калдыкларны еш чыгаруга кармасатан планлаштырылды. Әлеге мәгълүматлар нормативларны билгеләү өлкәсендә норматив-хокукый базаны формиләшлерү өчен кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 2017-нче елдан алып бердәм территориаль санитар чистарту схемасы расланырга тиеш, шулай ук ТКО мөрәҗәгате буенча төбәк операторы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International