"Алабуга" махсус икътисади зонасында, «Гидропромжилстрой» ҖЧҖ, подряд оешмалары МИЗ СҖТ "Алабуга" ААҖ заказ бирүче һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП проект институты белән катнашында атналык киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Аляшев үткәрде. Киңәшмә барышында махсус икътисади зонасының инженер, транспорт һәм социаль инфраструктурасының объектларында проект һәм төзелеш эшләрен оештыру сораулары каралды. Хәзерге вакытта «Камгэсэнергострой» ААҖ генераль подрядчы, аның бүлендек һәм субподрядчы оешмалары җылылык белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү челтәрләре, БП-10кВ (БП-3.2; БП-3.6; БП-4.8) бүлү подстанцияләре һәм аларга кабель линияләрен төзелешен алып баралар. Бүгенге көндә БП-3.6 һәм БП-4.8 җиһазлары монтажланган, эчке монтаж эшләре алып барыла. М-7, Ш-5 ур. газүткәргеч һәм ГБП монтажы үтәлгән, керә торган машина юлының һәм бетон тротуарының җайланмасы тәмамланган. М-7, Ш-9 һәм М-4а, Ш-1 ур. газүткәргеч монтажлау эшләре дәвам ителә. Менделевск шәһәрендә «Гидропромжилстрой» ҖЧҖ, «Стройкран» ҖЧҖ, «Спецстрой» ҖЧҖ территорияне вертикаль планлаштыру эшләрен башкаралар. Төзелеш мәйданнарында эш җитештергәндә хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм төзү-монтаж эшләре килешенгән җитештерү графигын вакытында башкару сорауларына киңәшмәдә аеруча зур игътибар бирелгән иде.