Әгерҗе районында да егермедән артык программасы уңышлы тормышка ашырыла. Аларның күбесе – авылларда. ФАПлар, клублар, ветеринария пунктлары төзелә, мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, авыл җирлекләре Советлары биналары ремонтлана, юллар төзекләндерелә. Ел саен районыбызда социаль объектлар төзелешенә, капиталь төзекләндерүгә миллионлаган сумнар бирелүгә сөенеп туялмыйбыз. Менә Әгерҗенең “кирпичка“ микрорайонын гына алыйк. Республика программасы нигезендә аларга күктән бәхет төште. Урыны да бик әйбәт сайланган. Бу клубка элекке совхозда яшәүчеләр дә йөри алачак. Мәдәният учагының ачылуын зарыгып көтәбез. Клубны август ахырында ачарга планлаштырабыз. Ничә еллар бергә җыелып күңел ачу урыны да булмаган “кирпичка“ халкы өчен зур бәйрәм булачак, – ди район башлыгы Валерий Макаров.