Алабуга районында торак йортлар төзү мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Район башлыгы Геннадий Емельянов элеккеге Комсомол паркы территориясендә алып барылучы төзелеш объектына чыкты. Хәтерегезгә төшерик, биредә 60 фатирлы – 3 һәм 56 фатирлы бер йорт торгызу дәвам итә. Өстәвенә, йортларның берсе эшләрне тәмамлауның финал стадиясендә тора: бу йортта төзүчеләр соңгы бизәү эшләрен тәмамлап киләләр. Тагын шуны да әйтик, әлеге йортлар гражданнарны аварияле торактан күчерүнең республика программасы буенча торгызыла. Геннадий Емельянов эшләрнең агымдагы барышы белән танышты, төзелештә булган проблемалы мәсьәләләрне игътибар белән тыңлады, үз кимчелекләрен әйтеп калдырды. Йортларның барлык комплексын коммуникацияләргә тоташтыру буенча эш фронты аерым тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International