Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре барышында Биләр музей-тыюлыгы территориясендәге палаткалар шәһәрчегендә урнашкан V «Сәләт» халыкара яшьләр мәгариф форумы эше белән танышты.
Татарстан Республикасы Президентын ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, «Сәләт» фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм башкалар озата йөрде.
Интеллектуаль сәләтле балаларның XX юбилей фестивале һәм V «Сәләт» халыкара яшьләр мәгариф форумы 2016 елның 9 июленнән алып 14 июленә кадәр Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла. Форумда республиканың барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән 5000дән артык бала һәм талантлы яшьләр, шулай ук якын һәм ерак чит илләр вәкилләре катнаша.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов «Фәнсар» фәнни-мәгариф үзәгендә булды. «Фәнсар» яңа лагере «Сәләт» яшьләр хәрәкәте базасында ачылган һәм балаларга гуманитар һәм табигать фәннәрен тирәнтен өйрәтү максатларында оештырылган. Үзәк 120 кешегә исәпләнә һәм ел әйләнәсендә эшли.
Лагерь буйлап экскурсия барышында Рөстәм Миңнеханов иҗат остаханәләрен, күчмә эколаборатория комплексын карап чыкты, сөйләм технологияләре буенча ИТ-лабораториядә һәм анимация студиясендә булды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президентына Идел Болгарының борынгы шәһәрләрен популярлаштыручы компьютер уенын да күрсәттеләр.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов яңа объектларны: бассейнны, мунчаны һәм спорт мәйданчыгын карады.
2012 елдан мәгариф форумына әзерләнү кысаларында реконструция һәм яңа социаль, мәдәният һәм спорт учрежденияларын балалар сәламәтләндерү "Дубок" исемле лагерь составына кергән 117 млн 751 тыс.руб. гомуми суммалы объектларны төзекләндерү эше башкарылды. Эшләрнең генподрядчиклары булып чыгыш ясадылар:
ООО «Грань», ООО «ГрейтСтрой», ООО «Группа компаний «Гранд-Строй», ЗАО «Алексеевская МСО ТАПС», ООО «Стройдорсервис».