Нурлат районы Ерыкла авылында, республика программасы кысаларында модульле ФАП төзелеше башланган. Модульле конструкцияләрне җыю белән, Азнакайның "Нефтемаш" заводы вәкилләре шөгыльләнә.
Хәзерге вакытта әлеге эшләр тәмамланды: каркас һәм диварлар күтәрелде. Якын арада түбәләр ябу планлаштырыла.