Тукай муниципаль районында модульле участок ветеринар пункты ачылды

2016 елның 15 июле, җомга

Бүген Тукай районында Түбән Суык-Су авылында республика президент программа буенча төзелгән модульле участок ветеринар пункты ачылды. Тукайлыларны бүгенге вакыйга белән тәбрикләргә ТР Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Айрат Гәрәев та килгән иде. Ветпунктында хайваннарга югары квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк. Үзәк Түбән Суыксу, Борды, Биклән, Бәтке, Круглое Поле, Мәләкәс һәм Иштирәк җирлекләренә кергән 21 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Үзәктә хайваннарның анализларын алырга прививка ясарга мөмкин һәм кирәкле препаратлар алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International