Сарман районында ветеринария пункты ачылды

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Сарман районында Ләшәү Тамак авылында ветеринар пункты ачылу тантанасы узды. Яңа объект ачылуында муниципаль район башкарма комитеты җитәчесе Нуретдинов Ләис Һади улы, министрлар кабинетының баш берләшмәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Газизуллин Рәдис Ринат улы һәм Минзәләбаш авылы ветеринар берләшмә җитәкчесе Зарипов Илтөзәр Заңгир улы катнашты. Муниципаль район башкарма комитеты җитәчесе Нуретдинов Ләис Һади улы шушы бинаны сафка бастыру өчен узләренең зур өлешләрен керткән, хезмәтләрен куйган агрофирма, оешма-предприятия җитәкчеләренә муниципаль район башлыгының рәхмәт хатлары һәм истәлек буләкләре тапшырды.Модульле ветеринар пункты республика президент программа буенча төзелгән халыкка кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International