Төркиядәге түнтәрелешкә омтылышка бәйле соңгы вакыйгалар Татарстандагы Төркия предприятиеләре эшендә чагылыш тапмаячак. Бүген бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. "Мин чагылыш тапмаячак дип уйлыйм, чөнки төзүчеләр биредә. Аларның ресурслары да, нигездә, биредә сатып алына. Шуңа да алар эшли торган объектларда өзеклекләр туу өчен сәбәп юк", - диде И.Фәйзуллин журналистларның сорауларына җавап биреп.
Искәртеп узабыз: түнтәрелешкә омтылыш вакытында 294 кеше һәлак булды, шул исәптән фетнәдә катнашучы 104 кеше. Тагын 1,4 меңнән артык яралану мәгълүм. Төркия хакимияте 16 июльдән түнтәрелештә катнашуда шикләнчеләрне тоткарлый башлады. Алданрак 6 мең кеше тоткарлану турында хәбәр ителде, алар арасында югары дәрәҗәле хәрбиләр, шулай ук судьялар һәм прокурорлар бар.