Рөстәм Миңнеханов Мамадыш төбәгендә капиталь төзекләндерелгән авыл мәдәният йортын ачты

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мамадыш муниципаль районында булды. Анда ул Түбән Ушмы авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. ТР Президенты авыл халкын Мәдәният йорты ачылу белән котлап, бүген республикада 30лап төрле программа гамәлгә ашырыла, аларның күпчелеге авылда тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән, дип искәртте. Ул программалар арасында - авыл клублары һәм ФАПлар төзү, юллар төзекләндерү һәм салу, авылларны чиста су белән тәэмин итү һ.б.лар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Түбән Ушмы авылында төзекләндерелгән мәктәпне карап чыкты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International