Алабуга районында Колосовка авылында су белән тәэмин итү торбалары салу эше башланып китте

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Колосовка авылына даими су белән тәэмин итү челтәрен сузу “Саф су” программасы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу максатка республика бюджетыннан 4 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Элек авыл ферма аша узучы вакытлыча тармак хисабына су белән тәэмин ителде. Суның басымы зур булмаганлыктан, ул барлык хуҗалыкларга да килеп җитә алмады. Авылга су үткәрү ике этапта алып барылды: беренче этапта авылның үзенә кадәр суүткәргеч төзеделәр, хәзер исә торбаларны урамнар буенча һәм һәр йортка сузалар. Барысы 3 километр озынлыктагы торба салырга кирәк. Район башкарма комитетында ачыклык кертүләренчә, эшләрне тәмамлау һәм суны тулысы белән тоташтыру шушы елның көзендә булыр дип көтәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International