Чүпрәле районында Чуаш Шәйморза авылында күп функцияле үзәк ачылды

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Республикада Президент башлангычы белән кабул ителгән “Авыл клублары” программасы буенча биредә күпфункцияле үзәк  бинасы ачылды. Киләчәктә әлеге бина авыл клубы вазифасын башкарачак һәм биредә шулай ук, авыл китапханәсе дә эшлиячәк. Мәдәният учагын ачу тантанасына килгән барчасының йөзләрендә елмаю, шатлык чаткылары чагылды. Район башлыгы Александр Шадриков ТР Президенты Рөстәм Миңңнеханов җитәкчелегендә тормышка ашырылучы  социаль программаларга тукталып, аларның район җирлегендә үтәлешенә тукталылды.  Чуваш Шәйморзасы авылы халкының да әлеге бинаның төзелүен  күптән көтүен билгеләп үтте, шатлыкларын уртаклашты. - “Авыл клублары” программасы нигезендә республика менә шундый 190 күпфункцияле үзәк сафка басты. Димәк, 190 авыл җирлеге шундый биналы булды дигән сүз. Чүпрәледә исә, монысы бишенче үзәк.“Авыл клублары” республика программасы яңа биналар төзү генә түгел, ә авыл халкының мәдәни тормышын бизәү, активлаштыру максатын күздә тота. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International