Республика программасында катнашканга "Мирас" балалар бакчасына коплекслы капиталь тәзекләндерү үткәрү чынга ашты. Бу балалар бакчасында барлыгы 12 төркем эшли, анда 220 яшҗ түбәнкамачы йори.
Һичшиксез, боларның барысын да безнең республика Президенты ярдәменнән башка, социаль программалардан башка тормышка ашырып булмас иде, алар бүген Татарстанда гамәлгә ашырыла, һәм аларның күбесе, нәкъ менә балаларның үсеше өчен шартлар тудыру өчен җибәрелде. Безнең район һәм шәһәр территориясендә генә дә, соңгы ике елда 5 балалар бакчасы төзекләндерелде, соңгы биш елда 7 яңа мәктәпкәчә балалар учреждениеләре ачылды, һәм без бу эшне дәвам итәчәкбез, киләсе елда, 11 балалар бакчасында капиталь ремонт башкарылачак.
44 номерлы "Мирас" балалар бакчасына килгәндә, төзелеш эшләренә биредә, агымдагы елның март аенда керештеләр. Ремонтка, республика һәм җирле бюджетлар күләмендә 35 млн. 600 мең сум акча бүленгән.