Казан кыска суда йозү буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнә

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда 2016-нчы елның 5-9-нче нояберендә 25 метрлык бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар Россиянең ябык типтагы иң зур спорт корылмаларының берсендә - Казанның су спорт төрләре Сараенда узачак. Ярышларда Россия Федерациясенең 62 төбәгеннән 580 спортсмен катнашачак.

Милли чемпионат 6-11-нче декаберендә Канадада узачак Дөнья Чемпионатына сайлап алу туры булачак. Казанда барлыгы 48 комплект медаль уйнатыла. Татарстан җыелмасыннан чемпионатта медальләр өчен 40 йөзүче ярышачак.

Башлангыч йөзүләр башлана - 10.00. Ярымфиналлар һәм финаллар 5-8-нче нояберьдә 18.00 сәгатьтә һәм 9-нчы нояберьдә 17.00 сәгатьттә узачак. Тамашычыларга ярышларга керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International