Алабугада 2017 елга капремонт программасына керештеләр

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Алабугада 2017 елга торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча эшләр старт алды. Бу хакта ТКХ һәм төзелеш департаментыннан хәбәр иттеләр. Ремонт эшләре башланып киткән беренче йорт Кирпеч заводы урамы адресы буенча урнашкан. Монда төзүчеләр ремонтны яңарталар, ә алга таба инженерлык челтәрләрен һәм подъезд тәрәзәләрен алмаштыралар. 

«Киләсе елның капиталь ремонт программасы бездә башланып китте, дип әйтсәк тә була. 13 октябрьдә подряд оешмаларын сайлап алу оештырылды. Төзү-монтаж эшләре, лифт җиһазларын алмаштыру, энергияне тикшерү уздыру белән шөгыльләнәчәк оешмалар сайлап алынды”,- диде ТКХ һәм төзелеш департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Ольга Михайлова. 

2017 елның капремонт программасына күп фатирлы 32 йорт керде. Бу – 2016 елга караганда 11 объектка күбрәк. Быел 21 йортка капиталь ремонт ясалды. Программаның гомуми суммасы да артты: ул – 123 миллион сум (2016 елда ул 105 миллион сум иде). Эш төрләре исемлегенә килсәк, ул үзгәрешсез булып калды. Алабугадагы йортларда, монда яшәүчеләрнең тәкъдимнәреннән чыгып, эшләрнең 9 төре башкарылачак. Программага биналарның алгы өлешен һәм түбәсен ремонтлау, лифт җиһазларын һәм инженерлык челтәрләрен алмаштыру кертелгән. 

Быелгы елның капиталь ремонты бераз гына соңарып тәмамланган. ТКХ департаментында аңлатып үтүләренчә, бу кайбер йортларга лифт җиһазлары куюда тоткарлыклар булуга бәйләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International