ТР Төзелеш министрлыгында Владимир Кудряшев урынбасары җитәкчелегендә химик һәм нефтехимик республика продукциясен төзелештә куллану турында киңәйтелгән киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Минниханов белән Нефтегазохимия - 2016 кысаларында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министырлыгының наука-техник советына төзелештә полимеркомпозит арматураны киңерәк өлкәдә куллану соравы буенча утырыш үткәрү йөкләмәсе бирелде. "Безнең төп бурычыбыз - үз базарыбызны илебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итү. Безнең төзүчеләр югары сыйфатлы заманча төзелеш материаллары белән тәэмин ителгән булсын. Алга таба әлеге товар белән экспортка чыгу мөмкинлеген дә карарга кирәк", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Бүген киңәшмәдә өстәге әйтелгән темага докладалар белән ООО «Оргнефтехим-Холдинг»(Мәскәү) вәкиле Дуйсиналиев Нурбулат Амангельди улы һәм КДАТУның төзелеш материаллары һәм конструкцияләре кафедрасы аспиранты - Гиздатуллин Антон Ринат улы чыгыш ясадылар.