РФнең субъектларының яртысыннан артыгы 2016-нчы елда купфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча төбәк планнарны уңышлы үттеләр. Моны 9 нчы февральдә Россиянең Минстроенда узган капиталь ремонт ясау мәсьәләләре буенча үткәрелегән селектор киңәшмәсендә РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень хәбәр итте. Министр сүзләре буенча 2016 нчы елда барлыгы 41 меңнән артык күп фатирлы йорт ремонтланган. Михаил Мень өстәгәнчә, капиталь ремонт өчен кертелмәләр җыелуы 8,5%-ка менде, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 85%-га кадәр күтәрелгән.