27 февраль көнне Яңа Чишмә авылында чаңгы базасын ачу тантанасы узды. Чарада мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча министры В.А. Леонов, РФ Дәүләт Думасының биденче чакырылыш депутаты, җиңел атлетика буенча Россия Федерациясе тренеры О.И. Павлова, Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча җаваплы вәкиле С.Х. Сабурская һәм башкалар катнашты. Моннан тыш ачу тантанасында ТР Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Козлов В. М. , ТР Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе ФасаховР.Р., шулай ук башка оешма җитәкчеләре катнашты. Тантаналы шартларда ачкыч тапшырганнан соң делегация бина буйлап экскурсияягә чыкты. Бина искиткеч матур, анда юыну, чишенү бүлмәләре, буфет, медкабинет бар. Кирәкле инвентарь сатып алынган, аны бүген үк файдалануга алырга мөмкин.