Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын җәлеп итеп финанслау гамәлгә ашырыла торган төзелеш, реконструкция, капиталь төзелеш объектларының капиталь ремонты смета бәясенең дөреслеген билгеләү өчен тикшерү үткәрүгә вәкаләтле орган - "Татарстан Республикасының төзешел йәм архитектура буенча Дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе. Смета бәясенең дөреслеген билгеләү тикшерү үткәрү өчен документлар электрон документлар рәвешендә бирелә. Кәгазьдә Россия Федерациясе законнары нигезендә чикләнә торган мәгълүматлар кергән документлар гына бирелә. Смета бәясенең дөреслеген билгеләү тикшерү үткәрү өчен документлар мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесенең сайтында шәхси кабинетын кулланып, тапшырыла. Дөреслеген тикшерү өчен документларны электрон формада бирелү процедурасын аңлату максатында, "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесенең сайтында капиталь төзелеш объектларының капиталь ремонты смета бәясенең дөреслеген билгеләү вакытында иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар һәм капиталь ремонты смета документларын төзегәндә аеруча еш очрашкан хаталар урнаштырылган http://gosekspertiza-rt.ru/welcome/show/633200002/1360