Унҗиденче март көне "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" Дәүләт автоном учреждениесе Әлмәт шәһәрендә укыту семинары уздырачак. Семинар программасы үз эченә ике тематик ала. Беренче түгәрәк өстәл " 2017 елда смета-норматив базасының үзгәрешләрен күзәтү: актуаль методик документлар, законнарга кертелгән үзгәрешләр анализы һәм аларны куллану үзенчәлекләре".
Икенче түгәрәк өстәл " Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә законнардагы һәм норматив-хокукый актлардагы үзгәрешләр. Семинарның программасы белән тулырак "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" ДАУ сайтында танышырга була (http://gosekspertiza-rt.ru/welcome/show/633200002/1362). Һәр катнашучыга семинарда катнашуы турында сертификат һәм актуаль мәгълүмат белән күрсәтмә материал комплекты биреләчәк.