Кайбыч районында Олы Урсактагы балалар бакчасында капиталь ремонт башланды

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Төзелеш,төзекләндерү буенча республикада кабул ителгән программалар Кайбычта уңышлы тормышка ашырыла. Соңгы елларда район чын мәгънәсендә төзелешләр мәйданына әверелде. Авылларда күпфункцияле үзәкләр сафка баса, мәдәният йортларына, мәктәпләр, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясала. Быел Соравыл авылында булачак клубка нигез салынды, Олы Тәрбит авылы клубына капиталь ремонт ясалачак. 

Олы Урсактагы балалар бакчасында да капиталь ремонт башланды.Ул Татарстан Торак,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы “Мәгариф объектларына (мәктәпләр, балалар бакчалары) капиталь ремонт” программасы буенча ремонтлана. Төзекләндерү эшләре башланыр алдыннан объектны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин урынга килеп карады. Аның белән бергә башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, “Заман” төзелеш оешмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев, авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин да килгән иде.  Алар балалар бакчасында төзекләндерү алып бару буенча эш күләмен барлады. 

– Балаларга белем һәм тәрбия бирүне уңайлы итү өчен Татарстанда бөтен мөмкинлекләр дә тудырыла. Бу ремонт та республика бюджетыннан финанслана. Яңартылган бакчада һәм классларда балалар өчен дә, бакча хезмәткәрләренә дә шартлар уңайлы булырга тиеш. Шуңа да төзүчеләргә эшне сыйфатлы алып бару бурычын куям, – диде Альберт Рәхмәтуллин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International