Татарстанда гомумйорт ихтыяҗларына (ОДН) алынган түләү нормативы Россия буенча иң түбәне. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасының 7 нче чакырылыш депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең фракция әгъзасы, Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Сидякин сөйләде. "Гомумйорт ихтыяҗларына булган түләү йортның эшчәнлеге өчен кирәк. Аннан барлык халык та куллана: подъезд, подвал уты, лифт эше, подъездны юырга, бакчадагы гөлләргә тотылган су. Шулай ук елга бер тапкыр опрессовка вакытында су агызу да керә. Әмма монда фатир хуҗалары яшертен рәвештә счетчикларга куйган кечкенә магнитлар, пленка һәм башка алдау җайланмалары сәбәпле артып калган түләү дә кушыла. Ягъни йортта булган урлаулар! Шулай ук идарә итүче оешма белеп яки белмичә кушылган чит объектлар һ.б. Бу дөрес түгел. Гомумйорт ихтыяҗларына булган түләүгә хокук тарафыннан каралган әйберләр генә кертелергә тиеш ", – дип аңлатты законлы исәпләү тәртибен Дәүләт Думасы депутаты.