Быел Яр Чаллы шәһәрендә өч мәктәп һәм ун балалар бакчасы капиталь ремонтланачак. Республика бюджетыннан мәгариф учреждениеләре ремонтына 360 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 33 нче мәктәпне, 36 нчы һәм 77нче гимназияләрне төзекләндерүенә 90 млн 859 мең сум бүлеп бирелгән . 269 млн. сумга ун балалар бакчасы (4, 5, 11, 19, 22, 25, 30, 36, 90 һәм 93 номерлы) ремонтланачак . Программаның беренче чиратына 30 ел һәм аннан да күбрәк элек төзелгән биналар керткәннәр. Тугыз эш төрләре башкарыла. Бу-түбә, фасад, отмостоклар, инженер челтәрләре, тәрәзәләр, ишекләр, керү төркемнәрен һәм санузелларны ремонтлау, җылы идән төзекләндерү. Бүгенге көнгә якынча 50 процентка ремонт эшләре үтәлгән.