Бүген "Корстон" кунакханә һәм сәүдә-күңел ачу комплексында "Татарстан Республикасы төзүчеләр Бердәмлеге " үзен тәртипкә салучы ассоциациясенең VIII еллык хисап җыелышы оешмасы узды. Бу оешмага керә торган 800 дән артык предприятие Казанга килгән.
Җыелыш эшендә вакытлыча премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин, ТР төзүчеләр Союзы һәм "Татарстан Республикасы төзүчеләр Бердәмлеге " үзен тәртипкә салучы ассоциациясенең президенты Рим Халитов, ААҖ "Татэлектромонтаж" генераль директоры Юрий Солуянов, ҖЧҖ " Прогресс-Жилстрой" директоры Ринат Батталов катнаштылар.
Ассоциациянең 2016 елга эшчәнлеге турында хисап белән аның президенты Рим Халитов чыгыш ясады,. Ул сөйләгәнчә, Татарстан Республикасы төзүчеләр Бердәмлеге, 1000нән артык төзелеш оешмаларын берләштереп, Россиянең иң эре оешмаларның санына керә. Ассоциациянең җиде ел эшләү вакытында төзелеш эшләренә рөхсәт алу турында ике мең алты йөздән артык гариза каралган һәм 2158 таныклык бирелгән, шул исәптән, 2016 нчы елда - 71.
Вакытлыча премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин үзенең чыгышында, беренче чиратта, ТР төзүчеләре Бердәмлегенә зур һәм әһәмиятле хезмәте өчен рәхмәт белдерде, чөнки ул тәртип ясатырга, төрле законсыз гамәлләр һәм бозу санын киметергә мөмкинлек бирә.