Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КДАТУ студентларының проектлары белән танышты

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «BFFT.space» архитектура-белем бирү киңлеге - яшьләр фәнни-техник иҗаты үзәгендә дәүләт архитектура-төзелеш университетының студентлары һәм укытучылары белән очрашты. ТР Президентына Локомотив ярымутравында яхталар маринасын, шул тирәдәге Идел елгасы яр буен һәм Яңа Татар бистәсен үстерү буенча студентлар проектларын тәкъдим иттеләр.  Шуннан Рөстәм Миңнехановка "Ямле Ил" муниципаль районнарны төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр иттеләр. Программаның төп максаты - республика районнары өчен, андагы халык теләген исәпкә алып, иҗтимагый киңлекләрне проектлау. Студентлар проектлары буенча Тәтеш, Алабуга, Чистай, Аксубай районнарында парклар һәм яр буйлары төзекләндерелгән.  Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, ТР президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман,  ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов,  Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International