"Салават Күпере" һәм М-14 төзелеш мәйданчыклары буенча пресс-тур

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев һәм подряд оешмалары вәкилләре озатуында, журналистлар ипотека буенча социаль торак төзелгән төзелеш мәйданчыкларында булдылар. Беренче карау объекты "Салават Күпере" микрорайонында урнашкан булачак торак йортларның төзелеш мәйданчыгы булды. Биредә журналистларга 10-нчы,11-нче һәм 12-нче төбәкләрнең йортларының нинди дәрәҗәдәге әзерлеген күрсәттеләр. "Объект (10-5 йорт) әзерлеге 99,9 процент буенча тәмамланган. Процентның уннан бер өлеше,– бу-төзекләндерү, аны тәмамлау бу атнада планлаштырыла ", – диде Илшат Гыймаев. Бу унынчы кварталында – беренче чиратта тапшырылган булачак өченче йорт ". 12-4 йортында эчке бизәкләү һәм коммуникацияләр сузу буенча эшләр тәмамланып килә. Эшләрне тулысынча территориясен төзекләндерү белән бергә тәмамларга август ахырында планлаштырыла. Пресс-тур кысаларында, шулай ук, "М-14" микрорайонын карау оештырылды.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International