Казан төзелеш техникумы студентлары - WorldSkills Russia призерлары арасында

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

19 маенда V "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia-2017) Милли чемпионатының җиңүчеләре һәм призерлары игълан ителгән иде. Татарстан җыелма командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны яулады. Республика командалары беренче урыннарга 16 компетенциядә, икенче урыннарга – сигез компетенциядә һәм өченче урыннарга – җиде компетенциядә ия булдылар. Төбәк чемпионат һәм сайлау ярышлары нәтиҗәләре буенча Татарстаннан WorldSkills Russia хәрәкәте буенча 60 компетенциядә 16 яшьтән алып 22 яшькә (кайбер дисциплиналарда 25 ел) кадәр 81 конкурсант катнашкан. Шулай ук 57 региональ экспертлар җәлеп ителгән.

Казан төзелеш техникумы студентлары Андрей Дуплев, Александр Лукоянов һәм Игорь Романов V "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia " Милли чемпионатының  "Каркаслы йорт төзелеше" компетенциясендә призерлар өчлегенә керделәр. Алар энергия саклый торган, архитектура ягыннан бизәлгән һәм гомерле шәһәр читендәге йортлар төзүендә илдә иң яхшы мастерлар булганнар.

"Каркаслы йорт төзелеше" компетенциясе быел ТехноНИКОЛЬ Корпорациясенең компетенциясе  буенча V "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia " Милли чемпионатының  программасына беренче мәртәбә кертелгән. Татарстан яңа компетенция буенча ярышларга тоташкан регионнарның берсе. Краснодарда 15-19 май көннәрендә узган финалда, Казан төзелеш техникумы студентлары Мәскәүдән, Башкортстан Республикасыннан, Мәскәү һәм Новосибирск өлкәләреннән көндәшләр белән очраштылар. Алар югары дәрәҗәдә әзерләнү күрсәттеләр һәм призерлар сафына керделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International