2017 елда сәламәтлек саклау тармагында беренчел звеноны үстерү дәвам иттерелә. Бу максатларга 330 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. Татарстанда быел 42 фельдшер-акушерлык пункты, 6 табиб амбулаториясе, модульле технология буенча 5 патологоанатомия бүлеге төзелеше, 8 табиб амбулаториясенә, 6 сәламәтлек саклау объектында капиталь ремонт көтелә. 10 объектны медицина җиһазлары белән тәэмин итү ниятләнә.
Белешмә:
2012 елдан башлап Татарстанда 367 фельдшер-акушерлык пункты, табиб амбулаториясе, 19 патологоанатомия бүлекләре төзелгәнен әйтте. 17 участок хастаханәсендә, 83 табиб амбулаториясендә, 25 амбулатор-сырхауханә оешмасында, 1331 фельдшер-акушерлык пунктында капиталь төзекләндерү эше башкарылган.