Владимир Кудряшев: Конфедерацияләр кубогы өчен каралган Казан стадионнары яхшы эш күрсәтә

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Казандагы дүрт стадион да Конфедерацияләр Кубогы вакытында яхшы эш күрсәтә. Бу хакта турнирга аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев җиткерде. Аның сүзләренә караганда, футбол турнирына әзерлек кысаларында министрлык шәһәрдәге спорт инфраструктурасы өчен җаваплы булган. Халыкара футбол федерациясенең оештыру комитеты Казан стадионнары әзерлегеннән канәгать калды”, – диде министр урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Конфедерацияләр кубогының тагын 3 матчы:  22 июньдә –  Германия-Чили, 24 июньдә – Россия-Мексика һәм 28 июньдә беренче ярымфинал уены узасы калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International