Чара ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ильшат Гимаев, Татарстан Президенты карамагында Госжилфондның вәкилләре, шулай ук микрорайонда торучылар катнашуы белән узды. Беренче сырхауханәнең ачылуы 2017 елның сентябренә билгеләнде. Моның өчен Татарстан Президенты карамагында Госжилфонд йортларның (900 кв. м. артык) арендалау килешүен «Спасение» медицина берләшмәсе белән төзеде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, сырхауханәдә өлкәннәрне генә кабул итәчәкләр, әлегә балаларга ярдәм Залесный бистәсендә урнашкан 4 нче сырхауханәдә күрсәтеләчәк. Баштагы мәлдә "Спасение" сырхауханәсе беренчел медик-санитар ярдәм генә күрсәтер дип көтелә, ә профильле белгечләр гражданнарны 19нчы номерлы шәһәр сырхауханәсендә кабул итәчәк.
Алга таба карап, беркетелгән халыкның күләменә карап, сырхауханә махсуслашкан медицина ярдәмен күрсәтүгә күчәчәк. Ягъни, "Салават Күпере"ндә тулы кыйммәтле сырхауханә барлыкка киләчәк. Барлык медицина ярдәме мәҗбүри медицина иминияте системасы кысаларында күрсәтеләчәк.