Татарстанның Төзелеш министрлыгында Кыргызстан делегациянең Татарстан Республикасына килү кысаларында министры урынбасары һәм Кыргызстан Республикасы хөкүмәте каршындагы архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы дәүләт агентлыгы директоры Абдиев Бактыбеков Абышевич очрашуы узды

2017 елның 23 июне, җомга

Төзелеш министрлыгында Кыргызстан делегациянең Татарстан Республикасына килүе кысаларында Ирек Фәйзуллин һәм һәм Кыргызстан Республикасы хөкүмәте каршындагы архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы дәүләт агентлыгы директоры Абдиев Бактыбеков Абышевич танышу очрашуы узды. 

Чарада, шулай ук, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, министры урынбасары Владимир Кудряшев, Илшат Гимаев, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, генераль директор урынбасары - баш архитектор Максим Быков, ТР"ДАУ УГЭЦ" начальнигы Мәҗит Салихов, “ТР баш инвестицион-төзелеш идарәсе” директоры вазифаларын башкаручы Рафар Шакиров катнашты. Кунакларны сәламләгәннән соң, министр Татарстанда төзелеш тармагында эшнең ничек куелганын сөйләде. Кыргызстан вәкиленә төбәктә төзелеш тармагы һәм 2016 елда гамәлгә ашырылган программалары турында фильм тәкъдим иттеләр. Чарада объектларын яшәеш циклы, логистика, материалларга бәя кую мәсьәләләре күтәрелде. Ирек Файззуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә материалларның бәясен хасил итү Рәсәйдә камил түгел, тик 2018 елда яңа системаны алачакбыз дип ышанабыз. Чара тәмамланганнан соң, делегация вәкиле хезмәттәшлекне дәвам итүгә һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ышаныч белдерде.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International