Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районында капиталь ремонтланган объектларда булды

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров һәм Мәскәү районының учреждениеләре һәм объектларында булды.

Аны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин озата йорде. Татарстан Президенты Восстание урамында капиталь ремонтланган күп фатирлы торак йортны карады - аның ишек алдын, подъездларын һәм башкаларны.  Восстание урамныдагы йортта комплекслы капремонт үткәрелгән, инженер челтәрләре алыштырылган, түбә яңартылган, тышкы ягы, эчке гомуми кулланыштагы бүлмәләре яңартылган. Җылыту системасын энергияне куллану нәтиҗәлеген арттыру максатыннан һава торышы буенча көйләү җайланмасы куелган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International