Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник онкология диспансерында (Себер тракты, 29) булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАСУ баш табибы Илдар Хәйруллин озата йөрде. Кунаклар нур диагностикасы бүлекчәсен, Атом-төш медицина үзәген карадылар, Идел буе томотерапия үзәге эше белән таныштылар.
Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкодиспансерындагы яңа җайланма белән танышты. Яңа томотерапия үзәге эшчәнлеге турында аңа җентекләп сөйләделәр. Бу җайланма нур терапиясенең зыянын мөмкин кадәр киметәчәк. Татарстан Президентына шулай ук яңа магнит-резонанс терапиясе 3 Тесла аппаратын күрсәттеләр – Россиядә онкология өчен бердәнбер шул дәрәҗәдәге сканер бу. Республика онкодиспансеры Идел буе федераль округы төбәкләре өчен генә түгел, илнең башка 71 төбәгеннән дәваланырга килгәннәргә дә ярдәм күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: пациентлар бу чакта озын чиратларда утырмаска тиеш. Ул ситуацияне анализларга һәм башка төбәкләрдән килгән авырулар һәм республика кешеләре санын бәяләргә кушты. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Республика онкодиспансеры беренче чиратта татарстанлыларга хезмәт күрсәтергә тиеш.