Бөгелмә ЗТИ күрсәтмәсенең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре хакында

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Азнакай районының Актүбә штп Татарстан урамы буенча 12 санлы торак йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә ЗТИ инспекторы идарәче оешма тарафыннан торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: нигез күперендә җитешсезлекләр бар. Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен идарәче оешмага күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, күрсәтмә үтәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә идарәче компаниягә карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча беркетмә рәсмиләштерелде һәм административ эш карап тикшерү өчен Азнакай районының җәмгать судына җибәрелде. Җәмәгать суды карары нигезендә "Актүбә штп ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлешендә җаваплылык каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 10 000 сум күләмендәге административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Шуңа бәйле рәвештә, җитешсезлек очрагы бетерелмәү сәбәпле, идарәче компания директорына яңа күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше Бөгелмә ЗТИ контролендә кала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International