ТР Чаллы зонасы торак инспекциясе Чаллы шәһәренең Мәскәү проспекты буенча 138 номерлы йортның торак булмаган 1-7 биналарына керергә рөхсәт сорап, ТР Чаллы шәһәре судына дәгъва белән мөрәҗәгать итте

2017 елның 23 июне, җомга

Мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатен карау барышында, аның мөрәҗәгатендә бәян ителгән фактларны тикшерү һәм административ хокук бозу очрагын чикләү өчен, Чаллы зонасы торак инспекциясе, ирекле тәртиптә торак булмаган бинага кертү таләбе белән, милекчегә берничә мәртәбә хәбәрләмәләр җибәрде. Ләкин милекче тикшерү үткәрү өчен торак булмаган бинага керү мөмкинлеген тудырмады.Нәтиҗәдә, ЧЗТИ Чаллы шәһәренең Мәскәү проспекты буенча 138 номерлы йортның торак булмаган 1-7 биналарына керергә рөхсәт сорап, ТР Чаллы шәһәре судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Чаллы шәһәре суды дәгъваны канәгатьләндерде һәм торак булмаган бинаның милекчесен инспекторлык тикшерүен үткәрү өчен ЧЗТИ хезмәткәрләренә бинага керү мөмкинлеген тудырырга мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International